РФ Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясе субъектларына 2026 елның 1 сентябрендә Белем көнен оештыру һәм үткәрү буенча тәкъдимнәр җибәрде. Документ мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары өчен кирәк. Анда Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга аерым игътибар бирелә.
«Белем көне-миллионлаган балаларны һәм өлкәннәрне берләштерүче бәйрәмнәрнең берсе. Россия халыклары бердәмлеге елында аның барлык мәктәпләрдә һәм колледжларда илебез тарихына, аның күпмилләтле мәдәниятенә, традицион кыйммәтләренә һәм буыннар дәвамчанлыгына хөрмәт символына әверелүе аеруча мөһим. Әзерләнгән тәкъдимнәр мәгариф оешмаларына бәйрәмне югары оештыру дәрәҗәсендә уздырырга ярдәм итәчәк, аның тантаналы атмосферасын һәм тәрбия әһәмиятен саклап калачак», – дип шәрехләде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Сентябрьдә беренче уку көненең темалары Россия халыкларының бердәмлеге, тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия бирү һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту булачак.
Тантаналы чаралар гадәттәгечә РФ Дәүләт флагын күтәрү, РФ Дәүләт гимнын башкару тантанасыннан башланачак. Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен хөрмәтле кунакларның котлаулары һәм котлау сүзләре яңгыраячак.
Бәйрәм чараларында илнең төрле халыклары вәкилләренең, күп балалы һәм күп буынлы гаиләләрнең, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, һөнәри уңышларга ирешкән чыгарылыш укучыларының, шулай ук иҗтимагый оешмалар һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләренең катнашуына аерым игътибар бирергә тәкъдим ителде. Аларның чыгышлары халыклар дуслыгына, үзара ихтирамга, тарихи хәтерне саклауга һәм Россиянең киләчәге өчен уртак җаваплылыкка багышланачак.
Барлык мәгариф оешмаларында уку елы «Мөһим турында сөйләшүләр» проектының беренче дәресеннән башланачак.
Шулай ук Белем көнендә беренче сыйныф укучылары укытучылар һәм яшьтәшләре белән танышачак, ә беренче курс укучылары өчен кураторлар белән очрашулар, студент билетлары тапшыру тантаналары, остаханәләр һәм лабораторияләр буйлап экскурсияләр, эш бирүчеләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар оештырылачак.
Белем көнен әзерләүдә гадәттәгечә беренче чираттагы бурыч – куркынычсызлык мәсьәләләрен карау. Мәгариф оешмаларына тиешле инструктажлар үткәрергә, янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык, үткәрү режимы таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә, шулай ук инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм аларны озатып йөрүчеләр өчен уңайлы мохит булдырырга кирәк.