Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Захарова Мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләре белән республика киңәшмәсендә чыгыш ясады.
Чара видеоконференцэлемтә режимында министр Илсур Һадиуллин рәислегендә узды.
Светлана Захарова үзенең чыгышында 1 һәм 10 нчы сыйныфларга кабул итү кампаниясенең барышы турында актуаль мәгълүмат бирде.
Министр урынбасары шулай ук мәгариф оешмаларындагы электрон журналлардагы эше белән бәйле вәзгыятьне җентекләп яктыртты.
Чыгышының азагында ул хезмәттәшләренә канун таләпләренең катгый үтәлүен һәм цифрлы системаларда хисапларны вакытында тутыруның мөһимлеген искәртте.