2026 елның 25 июне – 2026 елда урта гомуми белемнең уку-укыту программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп чорында катнашучыларның нәтиҗәләрен рәсми игълан итү көне.
Укыту предметы: физика, җәмгыять белеме
Имтиханны тапшыру датасы: 2026 елның 11 июне
Куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар 2026 елның 26, 29 июнендә катнашучылар билгеләнгән тәртиптә дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда кабул ителәчәк.
Күрсәтелгән фәннәр буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляцияләрне карау 2026 елның 2 июлендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Боевая урамы, 13 йорт, һәр апеллянт өчен катгый билгеләнгән вакытта.