ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов Эфир телекомпаниясенең «Яңа иртә» иртәнге телепрограммасы кунагы булды.


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына эш дәфтәрләренә ата-аналардан акча җыю, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениесендә лампалар һәм жалюзилар сатып алырга мәҗбур итү турында мәгълүмат килде. 


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 1 сентябреннән аккредитация экспертизасына җәлеп ителә торган экспертлар, эксперт оешмаларын аккредитацияләү, җәлеп итү һәм сайлау тәртибе үзгәрде


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе


Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы Яр Чаллы шәһәрендә 62 нче мәктәпне ачу тантанасында катнашты. Әлеге мәктәпкә 1501 укучы йөри алачак. Бу мәктәп кенә түгел, ә барлык кызыксынулар буенча түгәрәкләр (модельләштерү дә, компьютер технологияләре дә, спорт түгәрәкләре дә) бер урында тупланган белем бирү үзәге. Мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган ике бассейн бар, 780 урынга исәпләнгән актлар залы, спорт залы, шулай ук өстәмә дәресләр өчен дә мөмкинлекләр бар.

Яңа уку елы уңай хис-кичерешләргә генә бай булсын, барлык мөнәсәбәтләрдә дә яхшы, уңышлы булсын, тере аралашу, танып белү, амбицияле максатлар һәм иҗади чагылыш табуга сөенеч китерсен!

Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, тынычлык һәм уңышлар телибез!


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

Спорт мәктәпләрен мәгариф оешмалары сыйфатында лицензияләү кагыйдәләре расланды.


30
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы көне белән!


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы Татарстан Республикасында Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә туры эфир кунагы булды.
Бүген Татарстан Республикасында Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә онлайн - трансляция һәм гражданнарны кабул итү оештырылды. Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Гыйльметдинов Илдар Ирек улы "2022-2023 уку елы. Ул нинди булачак?" темасына туры эфир үткәрделәр. Онлайн-трансляция барышында кунаклар яңа уку елындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Туры эфир видеосы https://vk.com/video-211218532_456239084 .


26
август, 2022 ел
җомга

Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы Татарстан Республикасы Төбәк идарәсенең туры эфиры кунагы булды. Департамент җитәкчесе 1 сентябрьдә ата-аналарны борчыган сорауларга җавап бирде һәм мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләде.
Туры эфирдан видео Вконтакте https://vk.com/video-201846315_456239266 төркемендә урнаштырылган

Казанда РФ Иҗтимагый палатасының «Берләшмә» форумы узды. Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы форумда спикер сыйфатында катнашты, анда ул мәгариф өлкәсендә коррупция куркынычлары һәм коррупциягә каршы көрәш чаралары турында сөйләде.
Форумдан видео ВКонтакте https://vk.com/forum.oprf төркемендә урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International