Рәмис Гаптрәис улы Яр Чаллыда 62 нче мәктәпне ачу тантанасында катнашты.

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Рәмис Гаптрәис улы Яр Чаллыда 62 нче мәктәпне ачу тантанасында катнашты. 


Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы Яр Чаллы шәһәрендә 62 нче мәктәпне ачу тантанасында катнашты. Әлеге мәктәпкә 1501 укучы йөри алачак. Бу мәктәп кенә түгел, ә барлык кызыксынулар буенча түгәрәкләр (модельләштерү дә, компьютер технологияләре дә, спорт түгәрәкләре дә) бер урында тупланган белем бирү үзәге. Мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган ике бассейн бар, 780 урынга исәпләнгән актлар залы, спорт залы, шулай ук өстәмә дәресләр өчен дә мөмкинлекләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International