Департамент эш дәфтәрләренә акча җыюны туктатты.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына эш дәфтәрләренә ата-аналардан акча җыю, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениесендә лампалар һәм жалюзилар сатып алырга мәҗбур итү турында мәгълүмат килде.
Департамент хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне өйрәнделәр: ата-аналарны лампаларны сатып алырга, сыйныфта жалюзи урнаштырырга мәҗбүр итү фактлары расланмады. Жалюзи урнаштыру һәм уку кабинетларында яктырту лампаларын алыштыру рәвешендә иганәчелек ярдәмен "Россия почтасы" ФДУП филиалы - "Татарстан почтасы" УФПС Яр Чаллы районара почтамты күрсәткән, шулай ук ирекле иганә сыйфатында Мәктәпкә линолеум һәм аңа комплектлаучылар тапшырган.
Эш дәфтәрләрен сатып алырга мәҗбүр итү факты расланды, сыйныф җитәкчесе дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Исегезгә төшерәбез, укучыларны эш дәфтәре белән тәэмин итү мәсьәләсе гомумбелем бирү оешмасы компетенциясенә керә. Белем бирү процессында эш дәфтәрен куллану мәҗбүри түгел.
Шул ук вакытта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы башлангыч сыйныфларда эш дәфтәрләрен куллану белем бирү процессының аерылгысыз өлеше булып тора һәм белем бирүнең нәтиҗәлелегенә сизелерлек йогынты ясавына игътибар итә, чөнки укучы тарафыннан язма эшләрне үтәү - язу күнекмәсен формалаштыра һәм вак моториканы үстерә.
Әгәр дә сез акчаларны законсыз җыю фактлары белән очрашсагыз, Департаментның кайнар линиясенә 237-74-94 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз, яки https://obrnadzor.tatarstan.ru/obrashenie_grajdan.htm сылтамасы аша Интнернет-кабул итүгә яза аласыз.