ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
2010 нчы елдан абитуриентларга документларны 5 югары уку йортына 3 белгечлек буенча тапшырырга рөхсәт ителә.

15
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты сайтының ”Документлар” бүлегендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Административ регламентлар текстларының проектларын урнаштыра.

10
сентябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Мәгариф системасында бердәм дәүләт сәясәте алып бару, укыту процессында шартлар тудыру максатыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннын расланган 2009 нчы ел, 31 нче мартыннан 277 нче номерлы Укыту эшчәнлегенә лицензия бирү Нигезнамәсе нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясе төзелде (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2009 нчы елның 19 августыннан 1529/09 номерлы боерыгы).
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен Россия Федерациясенең “Дәүләт һәм муниципаль контролен үтәүдә (тормышка ашыруда) юридик һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау” турындагы 2008 нче ел, 26 нчы декабреннән 294 нче номерлы Федераль законның16 нчы маддәсе, 8 нче пункты нигезендә юридик затлар Россия Федерациясе хөкүмәте вәкаләт биргән (ышанып тапшырган), идарә итүче федераль органнар күрсәтмәсе нигезендә типлаштырылган тикшерүне исәпкә алу журналын алып бару хакында искәртә.
“Белем бирү учреждениеләре иминлеген тәэмин итү” хакында 2009 нчы елның 26 нчы маенда Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм балигъ булмаган балалар белән эш һәм аларның хокукларын саклау буенча Хөкүмәт комиссияләре тарафыннан уртак үткәрелгән 4/3 нче утырыш беркетмәсе

2
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
2010 нчы уку елында Бердәм дәүләт имтиханнарын бирү һәм югары уку йортларына керү тәртибе 2009 нчы елның 1 нче ноябренә кадәр билгеле булачак. Бу хакта ИТАР-ТАСС пресс конференциясендә Рәсәй мәгарифенең җитәкчесе Николай Булаев хәбәр итте.

28
август, 2009 ел
җомга
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Шәһри Казан” газетасының 2009 нчы ел, 26 нчы август номерында И.Плотникованың “Циркчыларны прокуратура тикшерде” дигән мәкаләсе буенча түбәндәгеләрне хәбәр итә.

12
август, 2009 ел
чәршәмбе

2009 нчы елның 18 нче августында Татартстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре өчен “Болон процессы һәм югары белем сыйфатына гарантия” дигән тема буенча семинар-киңәшмә үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International