Биология, информатика һәм рус әдәбияты фәннәреннән

2010 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2010 нчы елның 27 нче маенда бердәм дәүләт имтиханнары процессын регламентлаучы хокукый-норматив документлар нигезендә Татарстан Республикасында биология, информатика һәм рус әдәбияты фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелде.

58 пунктта бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелде. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында күзәтчелек һәм контроль оештырылды. Республика буенча имтиханнар үткәрүдә 51 инспектор, югары һөнәри белем учреждениеләреннән 58 вәкил катнашты. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнары барышын күзәтүдә 63 җәмәгатьчелек күзәтүчеләре 4 Татарстан Республикасы ГЭК вәкилләре тартылды. Күпчелек районнарда имтихан бирү пунктларында прокуратура хезмәткәрләре катнашты.

Бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру һәм үткәрү буенча күпчелек муниипаль районнарда кимчелекләр күзәтелде. Кесә телефоннарыннан куллану өчен 4 кеше имтиханнардан чыгарылды.

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте (Рособрнадзор) тарафыннан фәннәр буенча минималь баллар саны расланды:

биология-36 балл,
рус әдәбияты- 29 балл,
информатика- 41 балл.

Катнашучыларның Рособрнадзор тарафыннан билгеләгән баллар саны бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турындагы һәм федераль база (ФБС) таныклыкларына теркәләчәк. Сайлап алынган фәннәр буенча (биология, информатика, рус әдәбияты) баллар аттестат алуга кагылмый. Имтиханнарның уңай нәтиҗәләре бердәм дәүләт имтиханнары таныклыгына теркәлә.

Минималь баллар саны билгеләнгәннән соң, 3 көн узгач бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучылар шәхси нәтиҗәләре белән таныштырылырга тиешләр. Шәхси нәтиҗәләр белән таныштыру кичектерелгән очракта җирле органнарның мәгариф идарәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кичектерелү имтихан эшләре буенча документлар тутыруда ялгышлыклар аркасында булырга мөмкин.

Бердәм дәүләт имтиханнарының баллары белән килешенмәгән очракта, нәтиҗәләрне алганнан соң, 2 хезмәт көне дәверендә Татарстан Республикасының Бәхәс (Конфликтная) комиссиясенә апелляциягә гариза бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International