ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
2009 нчы елның 11 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

9
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
2009 нчы елның 5 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Аккредитация комиссиясе утырышы үткәрелде. Дәүләт аккредитациясенә профессиональ белем программаларын тормышка ашыручы 4 учреждение, гомуми белем программалары белән эшләүче 10 учреждениенең эшчәнлеге каралды. Алдан аккредитация үткән 3 башлангыч профессиональ белем бирү учреждениесе Дәүләт аккредитациясенә яңа белем программаларын тәкъдим иттеләр

3
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2009 нчы елның 26 нчы октябреннән 31 нче октябренә кадәр Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының 48 белем бирү учреҗдениесендә (11 урта, 2 төп, 12 башлангыч белем бирү мәктәбе, 22 мәктәпкәчә белем бирү һәм 1 балаларга өстәмә белем бирү учреҗдениеләре), мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Әтнә районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

26
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2009 нчы елның 26 нчы октябреннән 31 нче октябренә кадәр Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының 48 белем бирү учреҗдениесендә комплекслы тикшерү үткәрелә. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотыла.

23
октябрь, 2009 ел
җомга
2009 нчы елның июленнән 20 октябренә кадәр күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан 2 стуктур бүлекчәнең җирле үзидарә органы һәм 42 белем бирү учреждениесендә планнан тыш тикшерү үткәрелде.

14
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
2009 нчы елның 14 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

8
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
2009 нчы елның 8 нче октябрендә “Казан” кунакханәсенең конференц- залында үткәрелә торган регионара семинар-киңәшмә утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдинов Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча Федераль хезмәт күрсәтү (Рособрнадзор) белгечләре, Урал һәм Идел буе федераль округы буенча субъектларның вәкилләре белән очрашты.

7
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча Федераль хезмәт күрсәтү 2009 нчы елның 7-8 нче октябрендә “Казан” кунакханәсенең конференц-залында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы базасында регионара семинар-киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендәге теоретик һәм практик сораулар буенча тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышулар планлаштырыла.

30
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Бүген 30 нчы сентябрь көнне “Татмедиа” ААҖдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эшчәнлеге буенча журналистлар өчен брифинг үткәрелде.

23
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
2009 нчы елның 23 нче сентябрендә “Рособрнадзор” раславы һәм югары уку йортларының Ректорлар Советы карары нигезендә профильле фәннәрдән 1 нче курс студентларының белем дәрәҗәләрен тикшерү максатыннан сайлап алу тестлары үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International