Математика фәненнән дәүләт имтиханнарын үткәрү турында

2010 елның 18 июне, җомга

2010 нчы елның 7 нче июнендә бердәм дәүләт имтиханнары процессын регламентлаучы хокукый-норматив документлар нигезендә Татарстан Республикасында математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелде.

117 пунктта бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелде. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында күзәтчелек һәм контроль оештырылды. Республика буенча имтиханнар үткәрүдә 51 инспектор, югары һөнәри белем учреждениеләреннән 118 вәкил катнашты. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнары барышын күзәтүдә 441 җәмәгатьчелек күзәтүчеләре 5 Татарстан Республикасы ГЭК вәкилләре тартылды. Күпчелек районнарда имтихан бирү пунктларында прокуратура хезмәткәрләре катнашты.

Бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру һәм үткәрү буенча күпчелек муниципаль районнарда кимчелекләр күзәтелде. Кесә телефоннарыннан куллану өчен 6 кеше имтиханнардан чыгарылды. Математика фәненнән 25155 укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды. Математикадан С варианты биремнәрен тикшерү өчен республикабызның 57 математика укытучысыннан торган комиссия төзелде. Барлык т эшләр Федераль тестлар үткәрү үзәгенә тикшерүгә җибәрелде.

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте (Рособрнадзор) тарафыннан минималь баллар саны расланды (математика- 21 балл).

Катнашучыларның Рособрнадзор тарафыннан билгеләгән баллар саны бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турындагы һәм федераль база (ФБС) таныклыкларына теркәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International