Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 27 нче октябреннән 12 нче ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының 64 белем бирү учреждениесендә (21 урта, 1 лицей, 1 кадет, 2 төп, 11 башлангыч белем бирү мәктәбе, 25 мәктәпкәчә белем бирү һәм 3 балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Чирмешән районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.
2010 нчы елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Администраицясенең актлар залында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Р.Г. Хәмитов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе, Чирмешән муниципаль районының башкарма комитеты башлыгы, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, мәгариф учреждениеләре житәкчеләре катнашты.
Күзәтчелек һәм контроль чаралары кысаларында 2010 нчы елның 27 нче октябреннән 30 нчы октябренә кадәр Департаментның комиссия вәкилләре барлык мәгариф учреждениеләрендә, урыннарга чыгып, тикшерүгә бирелгән документлар буенча эш алып бардылар.