Белем бирү учреҗдениеләренә һәм оешмаларына лицензия бирү, дәүләт аккредитациясе үткәрүдә хокукый норматив һәм методик ярдәм күрсәтү проблемалары буенча семинар-киңәшмә турында

2010 елның 19 октябре, сишәмбе

2010 нчы елның 22 нче октябрендә Казан шәһәре Вахитов районы “Н.И. Лобачевский исемендәге Казан дәүләт университеты каршындагы лицей” (420111, Казан шәһәре, Рәхмәтуллин урамы, 2/18 нче йорт) базасында белем бирү учреҗдениеләренә һәм оешмаларына лицензия бирү, дәүләт аккредитациясе үткәрүдә хокукый норматив һәм методик ярдәм күрсәтү проблемалары буенча семинар-киңәшмә үткәрелә.

Семинар-киңәшмә эшендә катнашу өчен белем бирү учреҗдениеләренә һәм оешмаларына лицензия бирү, дәүләт аккредитациясе үткәрү буенча муниципаль мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәкләрнең жаваплы белгечләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International