🤝🏻«Инспектор» МП кулланып профилактик визит.

2024 елның 11 октябре, җомга


Бу атнада Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре 2 мәгариф учреждениесенә дистанцион рәвештә, «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып, профилактик әңгәмәләр формасында профилактик визитлар ясадылар.📱

🔻муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Урта гомуми белем бирү мәктәбе «16 нчы белем бирү үзәге»
🔻Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Зур Мәшләк урта гомуми белем мәктәбе»

Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, контроль объектының куркынычсызлык категориясенә карап үткәрелүче контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр.

✔Исегезгә төшерәбез, профилактик визит контрольдә тотылучы зат инициативасы белән белән шул исәптән "Инспектор" МП аша дистанцион форматта да үткәрелергә мөмкин. Мондый профилактик визитны уздыру өчен контрольдә тотыла торган зат тиешле чараны үткәрү турында мөрәҗәгатьне "Дәүләт хезмәте" порталы аша җибәрергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International