Гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү буенча тикшеренүләр

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

8 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында PISA халыкара тикшеренү практикасы нигезендә компьютер форматында гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү буенча тикшерү уздырыла. 2024/2025 уку елында федераль сайлау нигезендә Татарстан Республикасының 5 муниципаль берәмлегеннән 6 мәктәпнең 296 укучысы катнашачак.
Тикшеренүнең федераль оештыручысы - белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты.
Тикшеренүнең максаты - мәгариф оешмалары укучыларының функциональ грамоталылыгы дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе мәгариф системасының торышын һәм үсеш перспективаларын өзлексез системалы анализлау, бәяләүне тәэмин итү.
Тикшерү объекты булып 15 яшьлек укучыларның белем алу казанышлары тора. Бу укучыларны сайлау бу яшькә мәктәптә мәҗбүри укытуның төгәлләнүе белән аңлатыла. Нәкъ менә әлеге белем бирү этабында укучыларга киләчәктә файдалы булырлык белем һәм күнекмәләрнең торышын билгеләү, шулай ук укучыларның заманча дөньяда уңышлы җайлашу өчен кирәкле белемнәрне мөстәкыйль рәвештә алу мөмкинлекләрен бәяләү мөһим.
Бәяләү өч юнәлеш буенча уздырыла:
- уку белеменең формалашу дәрәҗәсе;
- математик грамоталыкның формалашу дәрәҗәсе;
-табигый-фәнни белемнең формалашу дәрәҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International