ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Казан шәһәрендә бер укучының мәктәптә имгәнүе турында мөрәҗәгатьне карады.

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Казан шәһәрендә бер укучының мәктәптә имгәнүе турында мөрәҗәгатьне карады.

Департамент белгече мәктәпкә чыкты, мөрәҗәгать авторы, администрация белән очрашты, педагоглар белән әңгәмәләр үткәрде. Баланың имгәнүе укучылар арасындагы низаг нәтиҗәсендә икәне билгеле булды.

Зыян күрүче малайга медицина кабинетында беренче ярдәм күрсәтелгән, булган хәл турында сыйныф җитәкчесе әнисенә хәбәр иткән, аның мәктәпкә килү белән ашыгыч ярдәм чакыртылган.

Әмма бәхетсезлек очрагын тикшерү буенча комиссия оештырылмаган һәм билгеләнгән вакытта тикшерү үткәрелмәгән.

Мәктәп хакимияте һәм педагогларының эшчәнлеге Мәгариф идарәсе тарафыннан контрольгә алынды, хокук бозулар өчен директор вазыйфаларын башкаручы дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International