2023 елның 13 мартыннан 18 мартына кадәр сайлап алынган оешмаларның 11 сыйныфларында социаль-гуманитар фәннәр буенча («Тарих», «География», «Җәмгыять белеме») объективлык контроле белән Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелә.
Сайлап алуга кертелгән республиканың 9 мәктәбендә Бөтенроссия тикшерү эшләрен Департамент хезмәткәрләре катнашында уздырыла, ә эшләрне бәйсез экспертлар тикшерә.
Сайлап алуга Россиянең 42 төбәгеннән барлыгы 172 белем бирү оешмасы кертелгән, һәр оешмада 25кә кадәр укучы, үтәү вакыты - 90 минут.