Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты квалификация күтәрү курсларын Департамент экспертлары өчен үткәрә.

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты квалификация күтәрү курсларын Департамент экспертлары өчен үткәрә. 

2022 елның 28 ноябреннән «Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге)» темасы буенча контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган Департамент экспертлары өчен квалификация күтәрү курслары башланды.
Атна дәвамында экспертлар мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эшчәнлегенең төп юнәлешләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда кулланыла торган яңа норматив-хокукый актлар белән танышачак.
Курсларның беренче көнендә министр урынбасары – Департамент җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов, Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Г.В.Сәмигуллина, хокукый җайга салу бүлеге җитәкчесе А.А.Мәгъсумов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International