Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына гражданка җитәкчегә шәхси кабул итүе аша мөрәҗәгать итте. Ул хәбәр иткәнчә, оныгы, Яшел Үзән шәһәренең бер мәктәбендә 1 сыйныф укучысы, «Туган тел һәм туган телдә әдәби уку» мәҗбүри фән өлкәсе буенча укымый, мәктәптә Укучының татар телен үз теле итеп сайлау турында законлы вәкиленең гаризасы булса да.
Департамент хезмәткәрләре мәгариф учреждениесе белән элемтәгә керделәр, дәресләр булмау факты расланды.
Хәзерге вакытта оныгының хокуклары торгызылды, 1 сыйныф укучысы «Татарстан Республикасы дәүләт теле» фәне буенча татар телен өйрәнә.