Татарстан Республикасы районнарында ДЙА - 2023 кә әзерлек буенча зона киңәшмәләре узды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә актив әзерлек башланды. 09 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр Әлмәт, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә, Кама Тамагы һәм Алексеевск муниципаль районнарында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З.Закирова, министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов, “Белем бирү сыйфатын мониторинглауның республика үзәге” ДБУ директоры Б.М.Юнысов, муниципаль район мәгариф идарәсенең җитәкчеләре, БДИ һәм ТДИ муниципаль координаторлары катнашында зона семинар-киңәшмәләре узды. Киңәшмәләрдә түбәндәге темаларга фикер алыштылар:
- 2022 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру йомгаклары һәм 2023 елда үсеш юнәлешләре, шулай ук йомгаклау иншасын (изложениесен) оештыру һәм уздыру мәсьәләләре,
- ДЙА-2022 йомгаклары буенча “риск зоналары” (БДИ, ТДИ) анализы нәтиҗәләре, 2023 елда ДЙА үткәрү тәртибен бозуларны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар комплексы,
- ДЙА оештыру-технологик карарлары: 2022 елгы тәҗрибә һәм 2023 елга перспективалар,
- ДЙА-2023 мәгълүмат кампаниясе үзенчәлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International