2022 елның 18 ноябрендә Казанда халыкара катнашында XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция - фәнни форум «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» узачак

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Конференция Россия Федерациясе һәм чит ил масштабларында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә белгечләрне берләштерүче традицион һәм әһәмиятле фәнни, гамәли-юнәлешле, методик һәм белем бирү форумы булып тора.
Чара «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын гамәлгә ашыру кысасында уздырыла. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты.
Тулырак: https://ieml.ru/enlightenment/dialektika/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International