Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Кама Тамагы районында “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты.

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Кама Тамагы муниципаль районының “Фәйзрахман Сәлах улы Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюдңет гомуми белем бирү учреждениесе базасында “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик юнәлешендәге мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты
Хәзерге заман мәгарифе - үсеп килүче яшь буынның уңышлы киләчәгенә нигез. Укучылар өчен химия, физика, биология фәннәре буенча иркен кабинетлар булдырылган. Кабинетлар заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Монда табигый-фәнни юнәлешле предметларны мавыктыргыч өйрәнергә мөмкинлек булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International