Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына чираттагы мөрәҗәгать гомуми белем бирү учреждениесенең укучыларның гаиләсен профилактика органнарына исәпкә кую турында үтенеч юллау мәсьәләсе буенча килде.
Мөрәҗәгатьне һәрьяклап һәм объектив карау өчен Департаментка директор, сыйныф җитәкчесе һәм мөрәҗәгать итүче чакырылды.
Мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар бер-берсен ишетә һәм балалар мәнфәгатьләрендә алга таба үзара хезмәттәшлек турында килешүләргә ирешә алды.
Департамент белгечләре гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләгәндә еш кына низагларны хәл итү өчен килештерү алымын кулланалар.