Дәүләт хезмәтләрендә БДИга әзерләнү өчен тренажер эшли башлады
БДИга хәзер дәүләт хезмәтләре белән дә әзерләнергә мөмкин. Порталда «БДИга әзерлек навигаторы» махсус сервисы барлыкка килде. Сервис чыгарылыш сыйныф укучыларына аерым биремнәрне дә, БДИның әзер вариантларын да үтәүдә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Бу имтихан алдыннан, сынаулар форматы белән алдан танышып, белемнәрне системалаштырырга һәм стресс дәрәҗәсен киметергә уңайлы мөмкинлек.
Сервис барлык кулланучылар өчен дә бушлай мөмкин. Хәзерге вакытта порталда ике фән: база дәрәҗәсендәге математика һәм информатика буенча материаллар урнаштырылган. Сервисны бүген дәүләт йомгаклау аттестациясе уздырыла торган барлык предметларга киңәйтү планлаштырыла.
Сервис БДИга әзерләнү өчен биремнәр, аларны үзләштерүгә һәм кабатлауга игътибар итәргә кирәк булган темалар, имтихан әзерләүчеләрдән видеоконсультацияләр тәкъдим итә.
«БДИга әзерлек навигаторы» сервисы өчен биремнәрне Федераль педагогик үлчәмнәр институты экспертлары эшли. Бу тикшерелгән материаллар буенча әзерлекне гарантияли.
Сервистан файдалану өчен робот Макстан «БДИга әзерлек навигаторын» табуын сорагыз. Ике режим бар: таныштыру һәм БДИ күнегүләре. БДИ күнегүләрен сайлаганда нәтиҗәләр сакланачак һәм шәхси кабинетта дәүләт хезмәтләрендә чагылачак. Бу үз прогрессыңны күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Рособрнадзор «Дәүләт кешеләр өчен» проекты кысаларында белем бирү хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген һәм үтә күренмәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыра, гаризалар бирү, дәүләт хезмәтләре һәм консультацияләр алу өчен цифрлы платформаларны үстерә, гражданнарның һәм мәгариф оешмаларының мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү механизмнарын кертә. Проектта ведомствоның төп бурычы - һәр гражданин кирәкле белем бирү хезмәтен артык бюрократик киртәләрдән башка ала алырлык итеп эшләү.
" Дәүләт кешеләр өчен" - Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган федераль проект. Аның төп максаты-гражданнарның дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлеген мөмкин кадәр гади, тиз һәм уңайлы итү. Проект кысаларында заманча цифрлы сервислар кертелә, административ процедуралар оптимальләштерелә һәм дәүләт белән җәмгыять арасында ачык диалог төзелә.