️20 апрель өстәмә рәвештә 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак.

2026 елның 18 апреле, шимбә

 ️20 апрель өстәмә рәвештә 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак.

 Өстәмә дата түбәндәге укучыларга каралган:
- нигезле сәбәпләр аркасында төп көнне катнашмаган;
- «незачет» нәтиҗәсе алучылар.

Йомгаклау әңгәмәсендә Татарстан Республикасының 72 мәктәбеннән 105 тугызынчы сыйныф укучысы катнашачак.

Йомгаклау әңгәмәсе 9:00 сәгатьтә башлана.

Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре белән танышу: 25 апрельдән дә соңга калмыйча.

 Рус рус теленнән йомгаклау әңгәмәсен уңышлы узу дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелүнең мәҗбүри шарты булып тора.

20 апрельдә «незачет» алган яки йомгаклау әңгәмәсенә килмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен өстәмә көннәр каралмаган, алар йомгаклау әңгәмәсендә киләсе елда гына катнаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International