2022/2023 уку елында ФГОС таләпләре нигезендә дәрестән тыш эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаментының «Киңәшмә беркетмәсен җибәрү турында» 07.07.2022 № 03-973 хаты нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль һәм дәүләт мәгариф оешмаларына дәрестән тыш эшчәнлекне гамәлгә ашыру буенча гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен үтәү кысаларында 2022/2023 уку елына дәрестән тыш эшчәнлек планын эшләргә кирәк. https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/...
2022-2023 уку елына дәрестән тыш эшчәнлек планына түбәндәгеләрне кертергә кирәк:
"Мөһим турындагы сөйләшүләр" проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәрестән тыш дәресләр циклы атнага 1 сәгать исәбеннән 34 сәгать күләмендә (1-11 сыйныфларда укучылар өчен);
укучыларның дәрестә алган белемнәрен, тормышта куллана алу сәләтен үстерү максатыннан, укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру буенча дәресләр (1-11 нче сыйныф укучылары өчен)
укучыларның мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән, киләчәктә белемнәрен һәм үзләренең булачак һөнәрләрен аңлы рәвештә сайлауга әзерлекне формалаштыру максатыннан һөнәри юнәлеш дәресләре (5-11 сыйныфларда укучылар өчен).
Россия мәгариф академиясенең Мәгариф үсеше стратегиясе институты тарафыннан эшләнә барлык материаллар "Гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге" сайтының "Дәрестән тыш эшчәнлек" бүлегендә урнаштырылган (https://edsoo.ru/Vneurochnaya_deyatelnos).
2022-2023 уку елына дәрестән тыш эшчәнлек планын белем бирү учреждениесенең рәсми сайтында «Белем бирү оешмасы турында белешмәләр» махсус бүлегенең «Мәгариф» бүлекчәсендә 2022 елның 20 августына кадәр урнаштырырга кирәк.