Мәгариф турындагы документларга "Апостиль" штампын кую турында.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты мәктәпләр һәм мәгариф идарәләре вәкилләре белән мәгариф процессын оештыру буенча түгәрәк өстәл үткәрде.
Бүген мәгариф мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны булды.
Бүген, 28 май көнне, унберенче сыйныф укучылары рус теленнән мәҗбүри БДИ тапшырдылар. Рус теле буенча минималь бусага 24 балл тәшкил итә.
Сезнең игътибарыгызга министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗиповның "Укучыларның телефоннар куллануын хокукый җайга салу буенча кайбер сораулар" мәкаләсен тәкъдим итәбез
Бу атнада БДИның төп этабы башланды һәм бүген безнең видеоролик әлеге темага багышланган.
Бу атнада ДЙАда җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында актив катнашкан студентларны бүләкләү узды.
Бүген 2024 елгы бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башланды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы.
Рособрнадзорның белем сыйфатын бәяләү чараларын 2024 елның 1 сентябреннән үткәрү турында
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2024 елның 1 сентябреннән Рособрнадзор тарафыннан белем бирү сыйфатын бәяләү турында карарны имзалады, аның нигезендә түбәндәге чаралар уздырылачак:
1. Гомуми белем бирү сыйфатының милли чагыштырма тикшеренүләре.
2. Гомуми белем бирү оешмаларында бөтенроссия тикшерү эшләре.
3. Урта һөнәри белем бирү оешмаларында бөтенроссия тикшерү эшләре.
4. Гомуми белем бирү сыйфатының халыкара чагыштырма тикшеренүләре.
Әлеге чараларны уздыруның максаты - белем бирү дәрәҗәсенең һәм сыйфатының дәүләт гарантияләрен тәэмин итү.
Расланган кагыйдәләр нигезендә, уку елы дәвамында әлеге чараларның берсендә көллият укучылары һәм студентларының катнашуы каралган.
Белем бирү сыйфатын бәяләү чаралары уку дәресләре расписаниесенә кертелә һәм өлгерешне һәм арадаш аттестацияләүне агымдагы тикшерү өчен файдаланылырга мөмкин.