Мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен яңа уку елы алдыннан мәгълүмати вебинар

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен яңа уку елы алдыннан мәгълүмати вебинар

Бүген Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты яңа уку елы алдыннан ВКС форматында мәгълүмати вебинар уздырды. Чараны район мәгариф бүлекләре белгечләре, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары тыңлады.

Чараны министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов катнашучыларга сәламләү сүзе белән ачып җибәрде.
Мәгариф өлкәсендәге кануннарның төп үзгәрешләренә күзәтүне Департаментның КНД идарәсенең лицензия контроле бүлеге җитәкчесе Ирина Ивановна Миронова тәкъдим итте.
Департаментның КНД идарәсенең белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Люция Наил кызы Мөхәммәтшина Федераль төп белем бирү программаларында (ФООП) һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында (ФГОС) аерым тукталды һәм 2025-2026 яңа уку елына әзерлек үзенчәлекләрен яктыртты.
ФООП һәм ФГОС үзгәрешләрен исәпкә алып уку процессын оештыру мәсьәләләре турында Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова сөйләде. Ул шулай ук мәгариф учреждениеләрендә бюрократик йөкләнешне киметү мәсьәләләренә дә кагылды.

Рәмис Гаптрәис Мөҗипов үзенең докладында белем бирү өлкәсендә хокук бозуларның конкрет мисаллары булган суд практикасыннан, шул исәптән тыелган мәгълүмат тарату һәм административ җаваплылыкка китергән хокук бозулар буенча мисаллар китерде.
«ВК» ҖЧҖнең төбәкләр белән эшләү юнәлеше җитәкчесе, «Сферум» платформасының төбәк администраторы Эльвира Рәфис кызы Сафина тыңлаучыларга MAX милли мессенджерында «Сферум» платформасының мөмкинлекләрен һәм өстенлекләрен аңлатты. Интеграция процессы, файдалы чат-ботларга һәм башка сервисларга керү мөмкинлеге турында тәфсилләп сөйләп, ул мәгариф җәмгыяте өчен яңа платформаның гамәли әһәмиятен ассызыклады.
Дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча төбәк төркеме җитәкчесе Никита Данилович Блинов доклады спикерлар чыгышын төгәлләде. Ул "Учи.ру" платформасында планлаштырылган чаралар турында сөйләде.

Чара азагында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны спикерларга бирә алдылар.
Барлык презентация материаллары район мәгариф бүлекләренә электрон документлар әйләнеше аша җибәреләчәк. Трансляцияне вебинарда катнашучылар өчен конференция сылтамасы буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International