Татарстанда Иннополиста бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Чара барышында педагогик коллективларның узган уку елына йомгаклар ясадылар һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр. Бу хакта ТР матбугат хезмәте хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Чараның төп темасы - «Бүгенге мәгарифтә өстенлекле кыйммәтләр».
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте»дагы рәсми берләшмәсендә vk.com/wall-174961040_11354 пленар утырышының онлайн-трансляциясе сакланган.
Тулырак мәгълүмат: www.tatar-inform.ru/news/minni...
Фоторепортаж: mon.tatarstan.ru/foto.htm/p...