ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе
2010 нчы елның 24-25 нче ноябрендә Казан шәһәрендә «Мәгариф өлкәсендә менеджмент сыйфаты системасы» дигән II халыкара конференция үткәрелә. Конференция эшендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча Федераль хезмәте җитәкчесе Л.Н. Глебова катнашачак.

20
ноябрь, 2010 ел
шимбә
Дәүләт Думасы тарафыннан «Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль функцияләренең камилләшүе һәм дәүләт хезмәте күрсәтү оптимальләштерү максатыннан Россия Федерациясенең аерым законлаштырылган актларына төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү“ турында гы 2010 нчы ел, 08 нче ноябреннән 293 нче номерлы Федераль закон кабул ителде. (2010 нчы елның 22 нче октябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде, 2010 нчы елның 27 нче октябрендә Федерация Советы тарафыннан хупланды).

11
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

2010 нчы елның 10 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.


3
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 27 нче октябреннән 12 нче ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының 64 белем бирү учреждениесендә (21 урта, 1 лицей, 1 кадет, 2 төп, 11 башлангыч белем бирү мәктәбе, 25 мәктәпкәчә белем бирү һәм 3 балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Чирмешән районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 11 нче октябреннән 26 нчы октябренә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының 111 белем бирү учреждениесендә (28 урта, 7 төп, 28 башлангыч белем бирү мәктәбе, 41 мәктәпкәчә белем бирү,1 кичке (сменалы) мәктәп һәм 6 балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Буа районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.


28
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 нчы елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

19
октябрь, 2010 ел
сишәмбе

2010 нчы елның 22 нче октябрендә Казан шәһәре Вахитов районы “Н.И. Лобачевский исемендәге Казан дәүләт университеты каршындагы лицей” (420111, Казан шәһәре, Рәхмәтуллин урамы, 2/18 нче йорт) базасында белем бирү учреҗдениеләренә һәм оешмаларына лицензия бирү, дәүләт аккредитациясе үткәрүдә хокукый норматив һәм методик ярдәм күрсәтү проблемалары буенча семинар-киңәшмә үткәрелә.


14
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 нчы елның 13 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде

28
сентябрь, 2010 ел
сишәмбе
2009 нчы елның 22-23 нче сентябрендә “Рособрнадзор” раславы һәм югары уку йортларының Ректорлар Советы карары нигезендә профильле фәннәрдән студентларның белем дәрәҗәләрен тикшерү максатыннан сайлап алу тестлары үткәрелде. Бу чарада Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортларының 1 нче һәм 5 нче курс студентлары катнашты. Алар рус теле, әдәбият, россия тарихы, җәмгыять белеме фәннәреннән тестларга жавап бирделәр.

22
сентябрь, 2010 ел
чәршәмбе
2010 нчы елның 22 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International