2024 елда мөрәҗәгатьләр белән эшләү нәтиҗәләре

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елда мөрәҗәгатьләр белән эшләү нәтиҗәләре.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәр дәүләт органы эшчәнлегендә мөһим роль уйный. Әлеге юнәлеш аша гражданнар дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итүгә конституцион хокукларын гамәлгә ашыра.
Департаментта даими рәвештә киңәшмәләр уздырыла, әлеге киңәшмәләрдә гражданнарның мөрәҗәгатьләре тикшерелә һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителә.
2024 елда Департаментка гражданнарның 2007 мөрәҗәгате килде, шуларның 91 Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә коррупция чагылышы мәсьәләләре буенча. Мөрәҗәгатьләрне карау барышында мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 18 кисәтү игълан ителде.
Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча 2024 елда мәгариф учреждениеләренең 87 хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Мөрәҗәгатьләрнең иң еш темалары:
- кануннарны аңлату;
- түләүле белем бирү хезмәтләрен тиешенчә күрсәтмәү турында;
- Департамент тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре буенча консультация алу;
- белем бирү эшчәнлеген лицензиясез гамәлгә ашыру турында;
- мәгариф учреждениеләренә кабул итү мәсьәләләре;
- мәгариф процессын оештыру мәсьәләләре;
- балигъ булмаганнарның хокукларын бозу турында;
- ФИС ФРДОга белем бирү турында документ хакында белешмәләр кертү турында;
- мәгариф оешмасының педагог хезмәткәрләрен яклау турында;
- коррупцион мөрәҗәгатьләр.
Исегезгә төшерәбез, коррупция чагылышы фактлары буенча мөрәҗәгатьне Сез мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының интернет-кабул итү аша https://obrnadzor.tatarstan.ru/obrashenie_grajdan.htm яки Departament.Nadzora@tatar.ru электрон почтасына җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International