Һөнәри белем бирү гамәлгә ашырыла торган эшче һөнәрләре, хезмәткәрләр вазыйфалары исемлеге актуальләштерелде

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Һөнәри белем бирү гамәлгә ашырыла торган эшче һөнәрләре, хезмәткәрләр вазыйфалары исемлеге актуальләштерелде
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хәбәр итә:
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2024 елның 5 ноябрендәге 768 номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2023 елның 14 июлендәге 534 номерлы боерыгына үзгәрешләр кертелде, эшче һөнәрләр, хезмәткәр вазыйфалары исемлеге актуальләштерелде.
Үзгәрешләр 2024 елның 17 декабреннән үз көченә керде.
Исемлеккә 50 дән артык яңа эшче һөнәре, хезмәткәрләр вазыйфалары өстәлгән.
Мәсәлән, кухня эшчесе, савыт-саба юучы, пешекче ярдәмчесе, икмәк пешерүче ярдәмчесе, су үткәрү хуҗалыгын контрольдә тотучы, асфальт-бетон түшәү машинисты, җитештерү һәм хезмәт бүлмәләрен җыештыручы, территорияләрне җыештыручы һөнәр ияләре кертелгән.
Моннан тыш, кайбер һөнәр ияләренең квалификация разрядлары, класслары, категорияләре үзгәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International