Департамент квалификация күтәрү курслары үткәрә

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Департамент квалификация күтәрү курслары үткәрә.👩🏻‍🏫

Бу атнада Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен «Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелек). Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешләре» квалификация күтәрү курсларын оештыра.

Бүген лекцияләр белән Департамент вәкилләре чыгыш ясады:

📌министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов кереш лекция уздырды, кануннардагы яңалыкларны яктырты, шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
📌Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова мәгариф өлкәсендә яңа норматив хокукый документлар белән таныштырды
📌Департаментның контроль-күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Гүзәл Вәзир кызы Сәмигуллина федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда кулланыла торган яңа норматив актларга җентекләп тукталды, шулай ук Департамент үткәрә торган профилактик чаралар турында сөйләде.
📌Департаментның хокукый җайга салу бүлеге җитәкчесе Айрат Альберт улы Мәгъсүмов мәгариф оешмаларында коррупцион хокук бозуларны ачыклау буенча чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Курсларда 55 тыңлаучы катнаша.

https://obrnadzor.tatarstan.ru/foto.html/photoreport/..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International