Бүген Мәгариф министрлыгында “Цифрлы белем бирү мохите” федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча район мәгариф бүлекләре белгечләре һәм мәктәп директорлары өчен видеоконференцэлемтә форматында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан шәһәренең 51 нче мәктәбе директоры чыгыш ясады.
Катнашучылар «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектын үтәүнең агымдагы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, мәктәпләр эшчәнлеге турында отчет төзегәндә типик хаталарны анализладылар һәм республика күрсәткечләрен арттыруга юнәлдерелгән чаралар планын эшләделәр.