11 ноябрьдә Рособрнадзор җитәкчесе әти-әниләр белән Бөтенроссия очрашуы үткәрәчәк

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә Рособрнадзор җитәкчесе әти-әниләр белән Бөтенроссия очрашуы үткәрәчәк
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев 11 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә ата-аналар белән гадәттәгечә ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия очрашуын уздырачак.
Очрашу барышында Анзор Музаев һәм ведомство белгечләре БДИ һәм ТДИ оештыруга һәм уздыруга, рус теле буенча йомгаклау иншасына һәм йомгаклау әңгәмәсенә, бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР), белем бирү сыйфатын тикшерүгә, мәктәпләрдә контроль эшләр санына, педагогларга документлар йөкләмәсен киметүгә, башка актуаль темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Анзор Музаевка сорауларны Рособрнадзорның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә https://vk.com/topic-36510627_53067896 һәм ege@obrnadzor.gov.ru электрон почтасы аша алдан җибәрергә мөмкин.
Сорауларны язма рәвештә яки видеомөрәҗәгать форматында җибәрергә мөмкин. Иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар очрашу барышында биреләчәк. Туры эфирда очрашуны трансляцияләү Рособрнадзорның "ВКонтакте" https://vk.com/rosobrnadzor һәм Rutube https://rutube.ru/u/rosobrnadzor битләрендә алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International