Мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча вебинар үткәрелде.
Мәгариф бүлеге җитәкчеләренең урынбасарлары һәм методистлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм урынбасарлары белән мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча вебинар үткәрелде.
Мәгариф объектларын шәхси саклау эшчәнлеген гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләрнең үтәлеше турында Росгвардиянең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең лицензия-рөхсәт эше үзәге башлыгы урынбасары Андрей Олегович Высотин сөйләде.
Яраклаштырылган уку-укыту программаларын куллану турында Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү сыйфатын дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Люция Наил кызы Мөхәммәтшина җентекләп аңлатты.
Татарстан Республикасының гомуми белем бирү системасының аккредитация мониторингы нәтиҗәләре белән Департаментның белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе бүлеге башлыгы Рәисә Тәлгәт кызы Хисамова таныштырды.
"Функциональ грамоталылык академиясе" белем бирү квестының беренчел нәтиҗәләре һәм Учи.ру платформасында булачак чаралар турында Россия онлайн-платформасы Учи.ру вәкиле Андрей Вахромеев сөйләде.
Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов мәгариф системасында суд практикасының кайбер актуаль мәсьәләләре белән таныштырды һәм вебинар барышында килгән сорауларга җавап бирде.
Вебинарда 1000 гә якын кеше катнашты.