Мәгариф оешмаларын белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе узуга әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Мәгариф оешмаларын белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе узуга әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә
2024 елның 28 октябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү эшчәнлеген дәүләт аккредитациясе бүлеге хезмәткәрләре мәгариф оешмаларын белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясенә әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә 50 дән артык муниципаль һәм хосусый белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм урынбасарлары, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында тыңлаучыларга белем бирү программаларының дәүләт аккредитациясен уздыру тәртибен, гаризага таләпләр һәм аңа беркетелгән документлар комплекты буенча җентекләп аңлаттылар. Шулай ук ЕПГУ аша гариза бирү тәртибе турында сөйләделәр. Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе бирү өчен аккредитация күрсәткечләрен исәпләү методикасы турында һәм аерым игътибар бирергә кирәк булган күрсәткечләрне билгеләп үттеләр.
Вахонина Ольга Васильевна, «Казан төзелеш көллияте» ДАҺБУ директорының укыту-җитештерү эше буенча урынбасары һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе эксперты, урта һөнәри белем бирү программалары буенча бәяләү материалларына таләпләрен аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International