2024 елның III кварталына гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәгълүмат
Гражданнарның дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләре граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүнең мөһим механизмы булып тора. Дәүләт структуралары гражданнарның мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә үз эшенең сыйфаты турында кире элемтә ала, күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга һәм тулаем дәүләт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә торган проблемалар һәм җитешсезлекләр ачыклана.
2024 елның III кварталында Татарстан Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 525 мөрәҗәгать килде, шуларның 22 - мәгариф өлкәсендә коррупция чагылышы мәсьәләләре буенча.
Мөрәҗәгатьләрне карау йомгаклары буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 6 кисәтү игълан ителде, 8 мәгариф учреждениесе хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Мөрәҗәгатьләрдә иң еш сораулар:
- ФИС ФРДОда белем алу турындагы документның булмавы турында
- 1 сыйныфка һәм 10 сыйныфка керү мәсьәләсе буенча
- мәгариф учреждениесенә кабул итүдән баш тарту турында
- кануннарны аңлату турында
- мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә шикаять
- дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру мәсьәләсе буенча
- апостиль кую турында
- түләүле белем бирү хезмәтләрен тиешенчә күрсәтмәү турында
- белем бирү эшчәнлеген лицензиясез башкару турында
- балигъ булмаганнарның хокукларын бозу турында
- белем бирү процессына таләпләр турында
- төркем, сыйныф ихтыяҗларына, ремонтка акчалар җыю турында
Барлык мөрәҗәгатьләр игътибар белән өйрәнелде, мөрәҗәгать итүчеләр белән килеп туган вәзгыять хәл ителде, шулай ук хезмәткәрләр тулы җаваплар бирде һәм тиешле ведомстволарга чаралар кабул итү өчен мәгълүмат юллады.