Укучылар БДИ тапшыруны дәвам итәчәкләр
БДИны классик имтиханнар файдасына гамәлдән чыгару турындагы канун проекты РФ Хөкүмәтеннән раслану алмады, дип хәбәр итте Ярослав Нилов, канун проекты авторларының берсе.
Шул ук вакытта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев үз ведомствосына БДИны лаеклы алыштыру белән бер генә тәкъдим дә килмәвен сөйләде: «Мәктәп укучылары алган белемнәрнең сыйфатын бәяләүнең бәйсез процедурасын һәм чыгарылыш укычыларының хәлен начарлатмый торган тәкъдим әлегә кадәр килмәде».
Шулай ук ведомство башлыгы "БДИ үзен яхшы яктан күрсәтте инде, һәм аның нәтиҗәләре илнең барлык югары уку йортлары тарафыннан керү имтиханы сыйфатында таныла", дип өстәде.