Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында яшь педагогларга ярдәм чаралары буенча эшче төркемнең түгәрәк өстәле оештырылды.

2024 елның 13 сентябре, җомга

Эшче төркем составына мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, профсоюз оешмасы, югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү вәкилләре һәм республика мәктәпләре җитәкчеләре, шулай ук Казан шәһәренең яшь укытучылар Советы рәисе керде.
👥Бүгенге утырыш барышында төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә, мәктәпләрдә һәм университетларда яшь педагогларга, педагогик юнәлеш студентларына булган ташламалар һәм ярдәмнең төрле төрләре буенча докладлар тыңланды.

🤝🏻Фикер алышу барышында әлеге юнәлешне үстерү буенча берничә тәкъдим килде. Якын арада гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә өстәмә социаль ярдәм чараларын раслау буенча берничә утырыш узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International