Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

🗣Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мәгариф системасында коррупциягә каршы тору буенча доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында Рәмис Гаптрәис улы түбәндәге сорауларга җентекләп тукталды:
🖇мигрантлар өчен рус телен һәм Россия тарихын белү өчен имтихан кертү;
🖇мәгариф турында ялган документларның ачыкланган очраклары;
🖇лицензиясез эшләүче шәхси оешмалар;
🖇мәгариф өлкәсендәге кануннарны бозу;
🖇дәүләт контрактлары буенча белем бирүче шәхси оешмаларны тикшерү;
🖇шәхси уку үзәкләренә карата шикаятьләр (сыйфатсыз укыту һәм килешү өзелгәндә акчаларны кире кайтарудан баш тарту) турындагы мөрәҗәгатьләр.

👥Мондый очраклар комиссия контролендә, һәрберсе буенча мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки мөмкин булган җайга салу буенча тәкъдимнәр бирелә.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Шрша Равия Бәдертдин кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге җитәкчесе Гатауллина Гүзәл Хәйдәр кызы, шулай ук профильле бүлекләрнең вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International