Сегодня состоялось очередное заседание Комиссии при министре образования и науки Республики Татарстана по противодействию коррупции.
С докладом по противодействию коррупции в системе образования Республики Татарстан по итогам первого полугодия выступил заместитель министра – руководитель департамента надзора и контроля в сфере образования Р.Г.Музипов. В своем выступлении Рамис Гаптраисович подробно остановился на вопросах:
Введение экзамена на знание русского языка и истории России для мигрантов;
Выявленные случаи поддельных документов об образовании;
Частные организации, работающие без лицензии;
Нарушение законодательства в сфере образования;
Проверка частных организаций, обучающих по направлениям, связанным с государственными контрактами;
Обращения с жалобами на частные учебные центры (некачественное обучение и отказ в возврате денежных средств при расторжении договора).
Такие случаи находятся на контроле комиссии, по каждому даются предложения по предотвращению или по возможному урегулированию конфликта интересов.
В обсуждении приняли участие заведующая отделом антикоррупционных проверок Управления Раиса Республики Татарстан по вопросам антикоррупционной политики Шрша Равия Бедертдиновна, начальник отдела кадровой политики МОиН РТ Гатауллина Гузель Хайдаровна, а также представители профильных отделов.
________
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мәгариф системасында коррупциягә каршы тору буенча доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында Рәмис Гаптрәис улы түбәндәге сорауларга җентекләп тукталды:
мигрантлар өчен рус телен һәм Россия тарихын белү өчен имтихан кертү;
мәгариф турында ялган документларның ачыкланган очраклары;
лицензиясез эшләүче шәхси оешмалар;
мәгариф өлкәсендәге кануннарны бозу;
дәүләт контрактлары буенча белем бирүче шәхси оешмаларны тикшерү;
шәхси уку үзәкләренә карата шикаятьләр (сыйфатсыз укыту һәм килешү өзелгәндә акчаларны кире кайтарудан баш тарту) турындагы мөрәҗәгатьләр.
Мондый очраклар комиссия контролендә, һәрберсе буенча мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки мөмкин булган җайга салу буенча тәкъдимнәр бирелә.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Шрша Равия Бәдертдин кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге җитәкчесе Гатауллина Гүзәл Хәйдәр кызы, шулай ук профильле бүлекләрнең вәкилләре катнашты.