Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен профилактик визит.

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен профилактик визитлар.

Бу атнада 3 урта һөнәри белем бирү учреждениесенә карата мәҗбүри профилактик визитлар үткәрелде:
• «Казан олимпия резервы училищесы» дәүләт бюджет hөнәри белем бирү учреждениясе;
• «Казан радиомеханика көллияте» дәyләт автоном һөнәри белем учреждениесе;
• «Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениясе.
Хезмәткәрләр белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Әңгәмә барышында яңа уку елыннан гамәлгә керәчәк мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләделәр, мәгариф өлкәсендәге кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча аңлатмалар бирделәр, шулай ук гамәлдәге кануннар нигезендә мәктәпнең локаль актларын рәсмиләштерүгә игътибар иттеләр.
Департамент вәкилләре барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм оешмаларны куркынычсызлык категориясенә кертү өчен кирәкле мәгълүматлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International