Балалар бакчаларына кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачылды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Казан, Чаллы һәм Зеленодольск муниципаль районнарында балалар бакчаларын комплектлау башлана.
Урыннар гаризада күрсәтелгән балалар бакчасына йөри башлау датасы нигезендә бүленә. Теләгән дата башланганчы чират позициясен күреп булмый. Ата-аналарның Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша элек бирелгән гаризалары барысы да саклана.
Комплектлау мәсьәләләре буенча ата-аналарга кайнар линия телефоннары аша консультация ясала:
Казан шәһәре:
(843)223-22-10 «кайнар линия»,
223-23-80 (Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе);
Яр Чаллы шәһәре:
(8552)56-14-71, 56-12-67
Зеленодольск муниципаль районы:
(84371) 4-97-53
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Кайнар линия” телефоны: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (843)294-95-08.
Ата-аналар бирелгән гаризаның статусын Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан карый ала (https://www.gosuslugi.ru/10909). Әлеге порталдан мәгълүмат алуны рәсмиләштереп. Мәгълүмат алырга бары тик бала гаризасында вәкил буларак күрсәтелгән ата-ана гына язылырга мөмкин.
Әгәр балагызга Россия Федерациясенең Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында “Балалар бакчасына юлланган” статусы бирелгән булса, ата-аналарга 30 көн эчендә балалар бакчасына килергә кирәк.
Ата-аналар үзләре теләгән учреждениене алыштыру, өстәү, ташламалы документларны раслау буенча күпфункцияле үзәкләргә яисә яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International