Департамент сыйфатсыз белем алуга түләнгән акчаларны кайтарырга ярдәм итте

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Департамент сыйфатсыз белем алуга түләнгән акчаларны кайтарырга ярдәм итте

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына бер шәхси мәгариф үзәгендә укыган гражданның белем алырга түләнгән акчаларын кире кайтаруда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгате килде.
Мөрәҗәгатьне тикшерү барышында департамент белгечләре мөрәҗәгать итүченең кызы IT-технологияләр өлкәсендә онлайн форматта белем алу өчен (100 мең сумнан артык) түләгәнен ачыклады. Танышу дәресеннән соң курсны узудан баш тарту турында карар кабул ителгән. Кызганычка каршы, мөрәҗәгать итүченең килешүне өзү һәм акчаларны кире кайтару турындагы таләбе уку үзәге тарафыннан канәгатьләндерелмәгән.
Департамент белгечләре уку өчен документларны өйрәнделәр, уку үзәге җитәкчелеге белән кирәкле аңлату эшләре алып бардылар, нәтиҗәдә түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турындагы шартнамә яклар килешүе буенча өзелде. Түләнгән акча мөрәҗәгать итүчегә тулы күләмдә кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International