Татарстан Республикасында «Бергә тапшырабыз! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе башланды.

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Бергә тапшырабыз! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе башланды.

Бу чара ата-аналарга үз тәҗрибәсендә БДИ үткәрү кагыйдәләре һәм процедурасы белән танышырга һәм күрергә уникаль мөмкинлек бирә:
- катнашучылар аудиториядә ничек утыра;
- эш урыннары нинди була;
- БДИ уздыруның объективлыгын контрольдә тоту ничек оештырыла;
-имтихан үткәрү пунктында КИМны бастырып чыгару һәм сканерлау этаплары ничек бара.
Ата-аналарга биремнәр ничек эшләнә һәм БДИ катнашучыларының имтихан эшләре ничек тикшерелә, җәмәгать күзәтүчеләре эше һәм видеокүзәтү системасының ничек оештырылуы, имтихан вакытында нәрсә эшләргә ярамавы турында сөйләячәкләр.
Нәтиҗә буларак, булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналары үз балаларына имтиханнарга дөрес әзерләнергә ярдәм итәчәк.
Акциянең үткәрү тәртибе һәм аның сроклары, катнашу мөмкинлеге турында тулырак мәгълүматны муниципаль органнарның мәгариф идарәсендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International