ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.
Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.
Аккредитация органы карары буенча түбәндәге мәгариф оешмалары аккредитацияләнде:
1. «Яңа Чишмә муниципаль районының Утяшкино урта гомуми белем мәктәбе» МБГБУ урта гомуми белем бирү программасы буенча;
2. «Мамадыш политехника көллияте» ДАҺБУ 40.02.01 Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру белем бирү программасы буенча;
3. «Мөслим политехника техникумы» ДАҺББУ 23.01.17 Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча мастер белем бирү программасы буенча;
4. «П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы» ДАҺБУ 38.02.01 Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча) белем бирү программасы буенча;
5. «П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы» ДАҺБУ филиалы 38.02.01 Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча) белем бирү программасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International