Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре Чүпрәле, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Сарман, Тукай, Минзәлә, Биектау муниципаль районнары, Яр Чаллы шәһәре гомуми белем бирү учреждениеләре инициативасы белән профилактик визитлар үткәрделәр:
– Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ;
– Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миннебаевич исемендәге Кече Чынлы урта мәктәбе» МБГББУ;
– Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Чүпрәле күппрофильле лицей» МБГУ;
– Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Ишле урта мәктәбе» МБГББУ;
– Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Дементьев П.В. исемендәге Уби урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ;
– Яр Чаллы шәһәренең «17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МАГБУ;
– Яр Чаллы шәһәренең «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГМУ;
– Яр Чаллы шәһәре «49 нчы кадет мәктәбе» МАГББУ;
– Яр Чаллы шәһәренең «64 нче прогимназия» МАГББУ;
– Яр Чаллы шәһәренең «78 нче А.С.Пушкин исемендәге лицей» МАГББУ;
– «59 нчы күп телле гимназия «Адымнар-Чаллы» МБГББУ;
– Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Капитолина Андреевна Сидоркина исемендәге 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе ГБМБУ;
– Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы 16 нчы урта гомуми белем мәктәбе ГБМБУ;
– Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы «14 нче «Торнакай» прогимназиясе» МБГББУ;
– Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбе» ГББМБУ;
– Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы «Горячев А.А. исемендәге Коноваловка төп гомуми белем мәктәбе» ГБМБУ;
– Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының «К.А.Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта гомуми белем мәктәбе» ГБМБУ;
– Әлмәт шәһәренең «Адымнар-Әлмәт күптелле гимназиясе» МАГББУ;
– Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Түбән Мактама 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» МБГБУ;
– Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәренең 4 нче лицее» МБМУ;
– Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы «М.Горький исемендәге Зеленая Роща урта гомуми белем бирү мәктәбе» ГБМБУ;
– Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы «Лениногорск шәһәренең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГМУ;
– Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Җәлил гимназиясе» МБГББУ;
– Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Е.А.Боратынский исемендәге Чернышевка гомуми урта белем мәктәбе» ГБМБУ.
Профилактик визитлар барышында мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыруга һәм гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрелде, шул исәптән:
- контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү тәртибе буенча;
- контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү ешлыгы буенча;
- контроль (күзәтчелек) чаралары йомгаклары буенча карарлар кабул итү тәртибе буенча;
- мәгариф өлкәсендә контроль (күзәтчелек) органы карарларына шикаять бирү тәртибе буенча;
- мәҗбүри таләпләр исемлеге буенча.
Моннан тыш, мәктәпләр белән Бөтенроссия тикшерү эшләрен объектив уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.