Департамент хезмәткәрләре Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыру технологияләрен камилләштерү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл үткәрде.
2023 елның 15 маенда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында шәхсән килеп, шулай ук видео-конференц-элемтә режимында Департамент хезмәткәрләренең контроль (күзәтчелек) чараларына җәлеп ителә торган экспертлар белән очрашулары булды.
Чарада Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Очрашу барышында мәгариф системасы мониторингын оештыру кысаларында бәяләү чаралары уздыру технологияләрен камилләштерү, шулай ук Бөтенроссия тикшерү эшләре рәвешендә гомуми белем бирү оешмаларында һәм урта һөнәри оешмаларда белем алучыларның әзерлек сыйфатына мониторинг уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Очрашу барышында кабул ителгән тәкъдимнәр мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәткә җибәреләчәк.