Бүген Казанда авыл укытучыларының I республика форумы уза.

2023 елның 12 мае, җомга

Бүген Казанда авыл укытучыларының I республика форумы уза. 

12 майда “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы базасында, Россиядә педагог һәм остаз елы үткәрү кысаларында, “Укытучылар белән авыл дан тота” авыл укытучыларының I республика форумы узды. Укытучылардан тыш, форумда район мәгариф бүлекләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары да катнашты. Методика мәйданчыгында министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов ФООП кертү, педагогларның һәм мәктәп администрацияләренең документлар йөкләнешен киметү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Рус теле, җәмгыять белеме һәм тарихы предмет комиссияләре рәисләре чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИга әзерләү буенча сөйләделәр. Уку елын тәмамлау тәртибен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International