Мәктәптә конфликтлы ситуацияне җайга салу турында/ уңышлы белем бирү процессының нигезе укытучы белән укучы арасында үзара хөрмәт.
Департаментка төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Кызганычка каршы, кайбер мәктәпләрдә конфликтлы хәлләр була, алар аеруча игътибар таләп итә. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына ата-аналар Чүпрәле районының бер мәктәбендә башлангыч сыйныфларда инглиз теле укытучысына шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Үз мөрәҗәгатендә ата-аналар инглиз теле укытучысының башлангыч сыйныф укучыларына карата кимсетүләре һәм тупас мөнәсәбәте турында язалар.
Мөрәҗәгатьне карау барышында ачыкланганча, әлеге укытучы берничә тапкыр хезмәт тәртибен һәм вазыйфаи инструкцияне бозган өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәктәп директоры белән сөйләшү булды, аңлатмалар алынды, мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар арасында конфликтлы хәлләргә юл куймау, белем бирүнең сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтү һәм укучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозуны булдырмау турында әңгәмә үткәрелде, нәтиҗәдә укытучыны эштән азат итү турында карар кабул ителде. Мәгариф процессына системалы контроль булмаган өчен директор урынбасары дисциплинар җаваплылыкка тартылды.